Миргаязов Алмаз Таһир улы

Миргаязов Алмаз Таһир улы
радионың концепция авторы, баш мөхәррире
(843) 222-0-996 өст. 1264
almaztr@list.ru

 

 

Алмаз Миргаязов, Алмаз Таһир улы Миргаязов (1977 елның 24 мае, Минзәлә) — телевидение һәм радио алып баручысы, мөхәррир. 2016 елдан Татмедиа АҖ җитәкчесенең Радиолар белән эшләү юнәлеше буенча урынбасары. 2020 елдан «Китап» радиосы баш мөхәррире.

Тәрҗемәи хәле

1977 елның 24 маенда Минзәләдә туган. Әти-әнисе — укытучы. «Кытай теле» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетының Көнчыгыш телләр факультетын (1998), ТР ФА каршында аспирантура (2001) тәмамлаган.

Хезмәт юлы

1994—1995 елларда «Татарстан» радиосында редактор.

1996 елда «Казан» радиосында алып баручы.

1997 елда «Дулкын» радиосында алып баручы.

1998—1999 елларда Татарстан телевидениесендә алып баручы.

1998—2001 елларда «Курай» радиосында алып баручы.

1999—2000 елларда «Мәгариф» журналында мөхәррир.

2000—20001 елларда «Заман-Татарстан» газетасында мөхәррир.

2001—2004 елларда Татар радиосының беренче ди-джее (Әмир Исламов), баш мөхәррире.

2004—2015 елларда «Татар радиосы» ҖЧҖ, «Чаллы Татар радиосы» ҖЧҖ, «Татар радиосы Уфа» ҖЧҖ («Татар радиосы» радиостанцияләре челтәре) директоры.

2015—2016 елларда “РБК-Татарстан” мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе.

2016 елдан Татмедиа АҖ Радиолар белән эшләү юнәлеше җитәкчесе.

2020 елдан «Китап» радиосының баш мөхәррире.

Алмаз Миргаязов Россиядә иң популяр милли радио — «Татар радиосы»н нульдән башлап булдыруы белән мәгълүм, радионың гомуми аудиториясе 2 миллионнан артык тыңлаучыны тәшкил иткән.