Әзһәр Шакиров

Әзһәр Шакиров
Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры

Әзһәр Шакиров 1940нчы елның 22 февралендә ТАССРның Тымытык районы Ташлыяр авылында гаиләдә 5 нче бала булып дөньяга килә. Кечкенә авыл бары 24 йорттан гына тора. Мәктәпне тәмамлап, ике яшькә өлкәнрәк авылдашы Нәҗибә Ихсанова белән 40 чакрымдагы Тымытык авылына паспорт алырга китә.

Паспорт алгач, Казан университетына керергә өмет баглап, иптәше белән юлга чигенә. Рангазар авылы аша Яр Чаллыга, аннан Казанга пароходта юл тоталар. Университетка документ бирергә кергәндә, Мәскәүдәге Щепкин исемендәге театр училищесының ачылачак курсына татар артистларын эзләп җыю бәйгесе турында хәбәр ишетәләр. Әзһәр Шакиров кечкенә буе аркасында гариза тапшыручыларның сафына чак кына кертелмичә калмый. Бәйгедә 600 дән артын бала катнаша, шулардан 25 генә 1956 елда Мәскәүгә җибәрелә. 1957 елдагы Татар декадасы вакытында «вак-төяк» рольләрне башкару өчен щепчинчы татар студентларын кулланалар.

Щепкинчылар төркеме 1961 елда Казанда кайта, шуларның егермесе, шул исәптә Ә.Шакиров, Татар академия театрына эшкә алына.

Әзһәр Шакиров "Бичура" спектаклендә Аксак ролендә

Иҗаты

Татар академия театрында Әзһәр Шакиров башкарган беренче роль - Ш.Шаһгалинең «Без аерылышабыз» спектаклендә Котлыбай роле[4].

1960 елларда Казан телестудиясе зур алгарышлар кичерә. Аның тарафыннан академия театрының күп спектакльләре тасмаларга төшерелеп, төрле районнарда, шәһәрләрдә телевидение аша халыкка күрсәтелә башлый. Телевидение режиссерлары Г. Хөсәенов һәм Х. Арсланов тарафыннан яңа спектакльләр дә "экранлаштырыла": Ә.Шакиров Ш. Маннурның «Муса Җәлил»ендә Гайнан Кормаш ролен, Г. Ибраһимовның «Казакъ кызы» нигезендә куелган әсәрдә Җолкынбай ролен, Г. Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр»ендә Мансур ролен башкара.

Вакытлыча Фәридә Кудашева концертлары алып баручысы вазифасын үти.

« Театрның бүгенге бурычы – милләткә үз фаҗигасен аңлату, халыкны берләштерү.

Әзһәр Шакиров

»

Әзһәр Шакиров.