Безнең турында

Таныш булыйк - "Милли радио "Китап" - моңа кадәр тиңе булмаган уникаль продукт!

Без - AppStore һәм PlayMarket мобиль мәйданчыкларында тәкъдим ителгән махсус мобиль кушымталарда һәм Интернет челтәрендә тәүлек әйләнәсе җырлап һәм сөйләп торучы һәм тиздән Татарстан башкаласы – Казан каласында 98,6 FM ешлыгына көйләнгәy радиоалгычлардан тапшыруларын башлап җибәрәчәк Mилли радио “Китап”!

Без – татар телендә моңарчы эшләп килүче радиолар гаиләсен тулыландырып, үзенчәлекле бер формат белән булдырылган музыкаль массакүләм мәгълүмат чарасы.

Якын туганнарыбыз кебек үк, без дә, милләткә, татар сәнгатенә тугъры хезмәт итәр өчен яралган. “Китап” дулкыннарында халыкка җандай якын, һәр бәйрәмдә, һәр мәҗлестә яңгырый торган милли моңнар урын ала. Күп кенә ретро-җырларны: халык көйләрен һәм халыкчан моңнарын, Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Таһир Якупов кебек исемнәре эстрадабыз тарихына алтын хәрефләр белән уелган сәхнә йолдызлары башкара.

Алар белән беррәттән, һәр милләттәшебезгә балачактан яхшы таныш бу моңнарны бүгенге сәхнәнең иң сәләтле җырчы егетләре һәм кызлары элеп алып, яңа, заманча башкарылышта тыңлаучы күңеленә озата...

Исеменнән үк аңлашылганча, радиобызның төп үзенчәлеге булып, халкыбыз арасында яратып укылган, татар әдәбияты классикасына әверелгән әдәби әсәрләр, шигырьләр һәм проза, тарихи романнар һәм публицистик мәкаләләр эфирда үз яңгырашын ала.

“Китап” радиосы дулкыннары аша үткән белән бүген, бүген белән киләчәк, яшьлек белән тәҗрибә бер ноктада очраша.

Бай завыклы, заманча рухлы Милли радио дулкыннарына рәхим итегез!

Поделиться: