Луиза Янсуар

981 елның 13 августында ТАССРның Питрәч районы Кәвәл авылында туа. 1984 елда әти-әнисе шул районның Янсуар авылына күченә. Балачак һәм үсмер еллары Янсуар авылында уза.

1998 елда Луиза Янсуар авылы урта мәктәбен тәмамлый. Шул ук елны шагыйрьнең «Күзен ача умырзая» исемле беренче шигырь җыентыгы басылып чыга. Шигърият остаханәсендә аның иҗаты тикшерелеп, үзе Татарстан Язучылар берлегенә әгъза буларак тәкъдим ителә. 2000 елда Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителә.

Луиза 1998-2002 елларда – Казан дәүләт университетының Татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультетында, 2003-2006 елларда аспирантурада укый. 2007 елда профессор Резеда Ганиева җитәкчелегендә Татар әдәбияты кафедрасында кандидатлык диссертациясе яклый. 2007-2008 елларда Казан дәүләт энергетика университетында культурология, музейлык эше курслары буенча дәресләр алып бара. Татарстан Язучылар берлегендә әдәби консультант булып эшли. И.Юзеев исемендәге Яшь язучылар клубын җитәкли. Луиза Янсуар төрле елларда «Салават күпере», «Ялкын» журналларында әдәби редактор, җаваплы секретарь булып эшли. Бүгенге көндә – «Татарстан» журналының әдәби мөхәррире.