Милли радио - барлык смартфоннарда!

Китап радиосы - мобиль кушымталарда

Яңа милли «Китап» радиосын смартфоннарда мобиль кушымталар ярдәмендә тыңлап була

Май башыннан «Китап» радиосын смартфоннарда мобиль кушымталар ярдәмендә тыңлап була.

Android һәм iOS операцион системаларында эшләүче смартфоннар өчен мобиль кушымталар эшләдек. Һәркем мобиль телефоннары аша кибетләргә кереп, „Милли радио Китап“ дип җыеп, кушымтаны үзенә йөкли ала. 28 апрельдә кушымталар әзер иде, 1 май көнне без аларны Play Market һәм App Store кибетләренә урнаштырдык. Без моны махсус 7 май — Радио көненә җитештердек.

Мобиль кушымталар Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез өчен уңайлы. «Статистика буенча да, Интернет куллану киңәюе нәтиҗәсендә, бу төр мобиль кушымталардан куллану тенденциясе арта, шуңа күрә башка милли радиолар да мобиль кушымталарга күчкән шартларда, „Китап“ радиосының да мобиль кушымтада эшләве ямь өстенә ямь булыр дип уйлыйбыз.

AppStoreдагы кушымтага СЫЛТАМА

PlayMarketтагы кушымтага СЫЛТАМА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
561
0
0
Комментарии (0)
Символов осталось:
Gallery